Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мунча ташына тоз сибәргә ярамый

Мунча керүнең үз тәртибе, кагыйдәләре бар.

Хәзер күпләр хуш ис чыгару максатыннан, мунчада чабынганда ташка төрле эфир майлары, тоз сибәләр. Әмма белгечләр мунча ташына тоз сибү сәламәтлек өчен бик зур куркыныч тудыра, дигән фикердә. 

Ташка тозны һич кенә дә салырга ярамый. Югары температура тәэсирендә тоз металл нигезгә кадәр агып төшә һәм мичегезне тишкәләп бетерәчәк.  Әгәр инде тоз суларга телисез икән, аны савытка салыгыз яки мич башына куярлык тутыкмый торган савыт кулланыгыз. Иң мөһиме, тоз мичнең үзе белән контактта булмасын. Моннан тыш, тозның суда эрүчән субстанция булуын аңларга кирәк, һәм бер яки берничә парлану нәтиҗәсендә ул эри. 

Тоз куллануның иң гади һәм файдалы варианты-ингаляция. Аны гади азык тозы белән дә ясарга мөмкин. Ике тәлинкә яки чынаяк алыгыз, аларның берсенә тоз салыгыз, шунда ук яраткан эфир маен яки лимон, әфлисун яки грейпфрут согын тамызырга мөмкин. Аннары, парлы бүлмәдә утырганда, бер савыттан икенчесенә тозны бушатыгыз. Моны борынга якын китереп эшләргә кирәк. 

 

 https://bavly-tat.ru/news/kish/munca-tasyna-toz-sibarga-iaramyi

фото: ясалма интеллект ярдәмендә алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев