Олы яшьтә дүрт начар гадәт
Болар хакында белә идегезме?
Иң беренче урында торучы начар гадәт – сез суны аз эчәсез, чөнки картая барган саен, кешеләр сусауны сирәгрәк тоя башлый.
Икенчесе – рационда аксымга дефицит тудыру.
Өченчесе – кичке ашны соңга калдыру, зарарсыз ризыклар белән туклансагыз да, сәламәтлеккә зыян китерергә сәләтле. Йокларга яту алдыннан кабул ителгән ризык диабет һәм башка метаболик тайпылышлар куркынычын арттыра.
Һәм, сәламәтлекне бетерүче дүртенче гадәт – диетада клетчатка җитмәве. Ашказаны-эчәклек трактының көйләнгән эше һәм сәламәт микрофлора өчен клетчатка даими таләп ителә. Җитәрлек күләмдә клетчатка алу өчен рационга солы, җиләкләр, алма һәм кузаклыларны кертегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев