Помидорлар кызарсын өчен нәрсә эшләргә?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Помидорлар кызарсын өчен нәрсә эшләргә?

Киңәшләрне бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бирә.

– Помидорлар кызарсын өчен калийлы ашламалар сибәргә кирәк.

Әйтик, көл. Кичтән 1 чиләк кайнар яки җылы суга 1 стакан көл салып калдырыгыз. Икенче көнне һәр төпкә 1 литр итеп сибеп чыгыгыз. Коры көлне төбенә сибеп, өстенә су да сибәргә була.

Җиңелрәк ысул –  «Гумат калия» яки башка төр калийлы ашлама сибәбез, – дип аңлата бакчачы. 

"Ш.Ч."

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев