Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушарга ярамый (хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр)

Лавр яфрагын аш пешеп чыгарга – 5 минут кала, ә икенче ашлар пешәргә 10 минут кала салалар. Юкса ризыкта ачы тәм барлыкка килергә мөмкин.

Әче тырманың әчесе кимесен өчен, угычта уган тырмага шулай ук угычта уган кишер кушалар.

Киселгән суган кипмәсен өчен, аны киселгән ягы белән тозга куялар.

Салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушарга ярамый. Болай эшләсәң, салат тиз бозыла.

Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, кайнап чыккач, кәстрүлгә бер ки-сәк боз салыгыз.

Пешергәндә чөгендернең төсе тоныкланмасын өчен, ул кайный торган суга бераз шикәр салырга киңәш ителә.

Бәрәңге тиз пешсен өчен суга бераз ак май салалар.

Кабыклы бәрәңге пешеп чыгуга аны салкын суга салсаң, кабыгы җиңел әрчеләчәк.

Кишер тизрәк пешсен һәм төсен сакласын өчен, аның суына бер чеметем сода салалар.

Өстенә пычкы чүбе капласаң, алма яхшырак саклана.

Сыр тиз кипмәсен өчен аның савытына бер кисәк шикәр куеп, өстен каплау җитә.

Кыздырган бәрәңге кетердәп торсын өчен, аны салкын суда чайкап, кәгазь сөлге белән корытып, яхшы кызган табага салалар. Тозны әзер булыр алдыннан гына салырга кирәк.

Бәрәңге боламыгы тәмле булсын өчен, аңа бары тик кайнар сөт кенә кушыгыз.

"Балтач хәбәрләре" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев