Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Шашлык пешерә торган рәшәткәне чистарту өчен җиңел ысуллар

Гриль рәшәткәсен тиз һәм мәшәкатьсез юарга телисезме?

Рәшәткәне пакетка яки капкачлы зур савытка урнаштырыгыз һәм түбәндәге чараларның берсен салыгыз.

1. «Кока-кола» эчемлеге өслекне нибары 20 минут эчендә чистартып ала.

2. Уксус-сода катнашмасы (1:1 пропорциясендә), идеаль нәтиҗә өчен 8-10 сәгать җебетеп торырга кирәк булачак.

3. Нашатырь спирты катып беткән рәшәткәне 6-7 сәгатьтә чистартачак.

4. Савыт-саба юу өчен гадәти чараны да кулланырга була. Әйбәтләп күбекләндерү яхшырак нәтиҗә бирә, рәшәткәне 2-3 сәгать җебетергә кирәк була.

Рәшәткә пычрану дәрәҗәсенә карап, бу ысулларның берсен сайларга була. Мәсәлән, савыт-саба юа торган чара яңа май таплары өчен генә яраклы, ә куәтлерәк ярдәмчеләр – сода, уксус һәм нашатырь. Рәшәткә узган сезоннан ук пычрак калган булса да, алар пычракны һәм корымны бетерәчәк.

 

Чыганак: «Челнинские известия»

 https://intertat.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев