Смартфон тоткыны булмагыз: исәнлекне саклагыз
15 июньнән 21 июньгә кадәр гаджетларга бәйлелекне кисәтү атнасы үткәрелә.
Бүгенге көндә смартфоннар һәм планшетлар – уенчык кына түгел, ә безнең төп ярдәмчеләребез. Уку, эш, аралашу һәм ял – барысы да бер җайланмага сыйган. Ләкин бу «ярдәмче» кайбер очракта дошманга әверелә башлый. Файда һәм зыян арасындагы чикне ничек сакларга?
Тикшеренүләр раславынча, телефонда өзлексез «утыру» борчу хисе, йокы бозылу, эмоциональ тотрыксызлык һәм хәтта туклану тәртибенең бозылуына (аппетит югалу яки артык ашау) китерергә мөмкин.
Технологияләрдән баш тартмыйча, сәламәтлекне саклау өчен 6 гади кагыйдә:
1. Тәнәфесләр кертегез. Йокы бүлмәсен һәм аш өстәлен гаджетлар керми торган зона дип игълан итегез. Ашаганда һәм йокларга әзерләнгәндә телефонны читкә куегыз.
2. Кирәк булмаган белдерүләрне (уведомлениеләрне) сүндерегез – алар сезнең игътибарыгызны даими рәвештә бүлә һәм стресс дәрәҗәсен арттыра.
3. Тере аралашуга өстенлек бирегез. Виртуаль дөньяда язышканчы, дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән ешрак очрашыгыз. Балаларны да тере аралашуга ияләштерегез.
4. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Социаль челтәрләрдәге лентаны 15 минут актарганчы, шул вакытны җиңелчә физкультура яки зарядкага сарыф итегез.
5. Йокы режимын саклагыз. Ял итәр алдыннан баш мие тынычлансын өчен, йокларга ким дигәндә бер сәгать кала экраннарны сүндерегез.
6. Технологияләр сезнең өчен эшләсен. Экран вакытын чикләүче махсус кушымталар һәм «ата-ана контроле» функцияләрен кулланыгыз. Бу сезгә вакытны дөрес бүләргә ярдәм итәр.
ЧЫГАНАК: https://shahrichalli.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев