Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

Азатлык өчен тылда өлеш керткәннәр: Лениногорск ветераннарына юбилей медальләре

Лениногорск сәламәтлек саклау тармагы ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре тапшырылды.

Елена Гаранина 1927 елның 28 августында туган,  тыл хезмәтчәне, 14 яшеннән “Ленин” исемендәге колхозда эшләгән. Сугыш елларында ул урман кискән. 1955 елдан үзәк хастаханәгә караган санэпидстанциядә дезинфектор булып эшлгән. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 10 оныгы, 20 оныкчыгы бар.  

Быел Елена Васильевна үзенең 98 яшьлеген билгеләп үтәчәк.

Әкълимә Мусина 1929 елның 6 декабрендә туган, тыл хезмәтчәне, район үзәк хастаханәсендә дәвалау физкультурасы инструкторы булып эшләгән.

Дарья Лимонова 1930 елның 23 мартында туган, шулай ук тыл хезмәтчәне. Озак еллар дәвамында район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында фельдшер булып эшли. Ул кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, авылларга да йөргән, һәр пациентны игътибар белән тыңлаган. Хәзер кызы белән яши.

Лениногорск район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе Зөлфия Могыйнова медальләрне ияләренә тапшырып, сәламәтлек теләде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

фото: ЦРБ Лениногорск

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев