Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Лениногорскида 229 ветеранга юбилей медальләре биреләчәк
Ветераннарга һәрьяклап төрле ярдәм күрсәтү, геройлар истәлеген мәңгеләштерү, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы рәвештә үткәрү – болар хакында Лениногорск мэриясендә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узачак чаралар планын оештыру киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Җиңүнең 80 еллыгына махсус логотип расланган. Логотипта "Ватан-Ана чакыра!”, Георгий тасмасы, "Җиңү” сүзе һәм "80” саны сурәтләнгән. Үз улларын һәм кызларын дошманга каршы сугышка чакыручы Ватан-Ана образы халкыбызның какшамас рухы символына әверелде. 1 марттан соң Җиңү символикасын социаль объектларга куелачак дип белдерделәр мэриядә киңәшмәдә.
Җиңүнең 80 еллыгы – тарихи юбилей, дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк көн, беренче чиратта, фронтовикларны хөрмәтләүне күздә тота. Бүген Лениногорск районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше яши. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның 1 мартына кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «Мактаулы гражданин» исемен бирү йөкләмәсе бирелде. Димәк, безнең район ветераннарына да шушы мактаулы исем биреләчәк.
Ветераннарга юбилей медальләре 1 апрельгә кадәр тапшырылачак. Уку-мәгариф учреждениеләрендә ветераннар белән патриотик тәрбия буенча очрашулар уздырырга тәкъдим ителде.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар районда башланды. Алга таба даими рәвештә узачак. Алар арасында патриотик җырлар конкурсы, 9 май алдыннан уку йортларында үзешчән сәнгать смотрлары бар. 9 май алдыннан Лениногорск-Шөгер маршруты буенча автойөреш планлаштырыла. Шулай ук “Җиңү тәрәзәсе”, “Фронт бригадасы”, “Җиңү вальсы” акцияләре, мастер-класслар, күргәзмәләр дә узачак.
Авыл җирлекләре башлыкларына, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе советларына Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү урыннарында тантаналы чаралар оештырырга, монументлар, һәйкәлләрне һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары җирләнгән урыннарны тиешле тәртипкә китерергә кушылды.
Әлбәттә, ветераннарның көнкүреш-социаль сораулары, шул исәптән торган җирләренә ремонт мәсьәләре дә уңай хәл ителәчәк, дип хәбәр иттеләр киңәшмә барышында.
язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 февраль санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев