Якташыбыз Кәримә Хәлфетдинова: «Бүгенге нигъмәтләрне әти белән әнигә күрсәтергә иде»
Сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, бүгенге көндә олы яшьтә булып, җылы сүзгә, җылы карашка да күңелләре булган тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларына һәрдаим игътибар күрсәтик.
Якташыбыз Кәримә Хәлфетдин кызы Бәдретдинова бүгенге тормыштан канәгать булып, Ходайга шөкер итеп, балалары, оныклары хөрмәтендә гомер итә.
Тыл һәм хезмәт ветераны Кәримә Бәдретдинова районыбызның Түбән Чыршылы авылында 1931 елның 1 августында Закирә һәм Хәлфетдин гаиләсендә иң олы бала булып туган. Гаиләдә дүрт кыз үсә. Әтисе сугышка киткәндә Кәримәгә 10 яшь була. Бала чагыннан ук сугыш чорының барлык авырлыкларын күрергә туры килә.
Әтиләре башта Суслонгер лагерендә була, аннары фронтка озаталар. Озакламый һәлак булу турында хәбәре килә. “Әтинең үлү турындагы язуны хат ташучы миңа бирде. Мине юатты, кызганды. Кайту белән әниеңә бу язуны бир, бәлки, бераз ярдәм дә булыр, дип әйткәнен хәтерлим. Әнинең язуны кулына алгач, "Әй Раббым”, - дип, битен каплап, кайнатасы янына чыгып китүе хәзер дә күз алдымда тора, балалык белән нинди кайгы-хәсрәт килгәнен аңламаганмын ул чакта”, - дип искә ала Кәримә әби.
1953 елда авылдашы Таһир белән гаилә кора. Авылда булган зур янгында бернәрсәсез калып, яңа нигездә йорт корырга туры кигән аларга. 40 елга якын бергә гомер итеп, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Урында яткан авыру кайнанасын тәрбияли. Колхозда гектарлап суган, чөгендер үстерүдә, шул ук вакытта 16 елдан артык хат ташучы булып эшли. Пенсиягә чыккач, төп нигездә оныклар тәрбияләшә.
Бүгенге көндә 8 баласы, килен-кияүләре, 16 оныгы, 23 оныкчыгы кадер-хөрмәтен күреп, һәр туган көнгә рәхмәтле булып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп: “Бүгенге нигъмәтләрне әти белән инәйгә дә күрсәтәсе иде.Тормышның кадерен белегез, кешеләргә игелекле, гадел, ярдәмчел булыгыз. Туганлык җепләрен саклагыз, бер-берегезне һәрвакытта да барлап, хәл белешеп, аралашып яшәгез", - ди.
Аның сабак булырлык мәгънәле сүзләрен балалары тормыш маягы итеп алган. Балаларны укытырга, тәрбияләргә вакыт булмады, ирем дә гомер буе колхоз эшендә, тракторда, комбайнда эшләде, дисә дә, 8 баласы да тормышта үз урынын тапкан. Кызлары Асия, Сөгъдә – мәктәптә укытучы, Саҗидә балалар бакчасында тәбияче булып эшли. Аларның гомуми педагогик стажы 130 елдан арта.
Гомәр – шофер, озак еллар кошчылык фабрикасында эшли. Әминә озак еллар бухгалтер булып эшли, мәктәптә китапханәче вазифасын да башкара. Җәмилә озак еллар су белән тәэмин итү җәмгыятендә эшли. Наҗия – фармацевт, даруханәдә, Гамир – шофер, ремонт эшләрендә хезмәт куя. Кайсын гына алсаң да, тормышта үз урынын тапканнар. Барысы да гаиләле, балалар тәрбияләп, бүгенге көндә оныкларга ярдәм итеп, бердәм, тату булып яшиләр.
9 май көнендә тыл һәм хезмәт ветераны Кәримә Бәдретдинованы бәйрәм белән Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының эшләр белән идарәчесе Рамис Галимов янына килеп котлады. Авыр сугыш елларында тылды күрсәткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләк тапшырды.
Язманы «Заман сулышы» газетында 16 май санында укый аласыз.
фотолар: С. Ямалтдиновадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев