Якташыбыз Нурсинә әби Заркаева 95 яшен билгеләп үтте
Юбилее белән котладылар
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова юбилярны гомер бәйрәме белән котлады, шулай ук авыр сугыш елларында керткән өлеше өчен «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.
Нурсинә Газизулла кызы 1930 елның 15 февралендә районыбызның Тимәш авылында туа. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул инде шул чакта ук авырлыкларны җиңәргә өйрәнә, колхозда эшли, өлкәннәргә кыр эшләрендә булыша.
1953 елда кияүгә чыга һәм ире белән Түбән Тагилга күчеп китә, анда металлургия заводында эшли.
1954 елда аларның уллары туа. Бераздан гаилә Зәй-Каратай авылына кайта, гаиләдә ике кыз туа. Ул елларда Нурсинә әби колхозда эшли.
1964 елда ирен төньякка эшкә чакыралар һәм гаилә Төньяк якта 25 ел яши, Нурсинә Газизуловна шунда водоканалга оператор булып урнаша һәм аннан лаеклы ялга китә.
Заркаевлар соңыннан Лениногорскига кайтып төпләнәләр.
Нурсинә Газизуловнаның бүген аның биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Кызы белән кияве аны карыйлар, хөрмәт күрсәтәләр.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2386755.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев