Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

Якташыбыз Хәят апа Бәширова сугыш елларында санитарка булып, яралыларга ярдәм итә

Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә эшләүчеләргә, яралы солдатларга медицина ярдәме күрсәтүчеләргә дә җиңел булмый.

Безнең якташыбыз – Хәят апа Бәширова Ватан сугышы елларында фронтта санитарка хезмәтен алып бара.

Районыбызның Югары Чыршылы авылында туып-үскән Хәят Ризатдин кызы турында Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы Алсу Муллагалиева үсеп килүче буынга - укучыларга “Хәтер дәресе” вакытында сөйләде. 

 Алсу Виловна аның турында архив документлар белән тулы бер язмышны сурәтләп сөйләгәч, укучыларда аның белән горурлану хисләре туды.

Хәят Бәширова 1925 елның 25 декабрендә Югары Чыршылыда туа. Укырга исә Түбән Чыршылы мәктәбенә килә. Монда 7классны тәмамлый. 1935 елдан Казан медицина училищесына акушерлык курсларында укый. Аннары исә шөгер хастаханәсендә эшли башлый, тик тыныч көннәргә юанып, озак эшләргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана. Хәят апа үзе теләп фронтка китә.

Башта Казанда, аннары күчмә госпитальләрдә санитарка булып эшли, яралы солдатларга кулдан килгәнчә булыша, аларны инде өмет сүнде дигәндә, якты тормышка кайтарган.

Соңыннан исә Иске Суркинода, Мөэмин-Каратайда, Түбән Чыршылыда ак халатлы шәфкать иясе була.

“Ул никтер миңа усал шикелле тоела иде. Минем хәтеремдә озын буйлы, зур гәүдәле шәфкать туташы булып хәтердә калган”, - ди Алсу Муллагалиева.

Соңрак ул Түбән Чыршылы авыл Советы депутаты булып та сайлана. Бу хакт дәлилләүче таныклык саклана. Таныклыкка “1975 елга кадәр гамәлдә”, дип язылган.  Хәят апаның документлары, фотолары Түбән Чыршылы мәктәбе музеенда  инде менә 20 еллап саклана. Яңа мәктәпкә күчкәч, Җиңүнең 60 еллыгына мәгълүматлар, материаллар туплаган булганнар, шунда Хәят апаныкы да куела.

Туган якны өйрәнүче Әлфия Ямаева Хәят апа турында истәлекләре белән бүлешеп: “Ул яшь чагында үзешчән сәнгатьтә катнашты. Гармунда уйнап, театрлар куеп йөрде. Олыгая төшкәч, Коръән укып, дини йолаларны үтәргә булышты. Гыйлемле, мәгълүматлы, үткен иде, Кол Галинең «Йосыф турында кыйсса» сын аш табынында әбиләргә матур итеп укыды”, - ди.

Соңыннан укытучы Алсу Муллагалиева укучыларга солдатларыбызның, шулай ук сугыш кырларында алар белән беррәттән көрәшкән хатын-кызларның да батырлыгын истә тотарга һәм бу истәлекне киләчәк буыннарга җиткерергә өндәде.

 

фотолар: Түбән Чыршылы мәктәбе музееннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев