Керкәле авылы ветераны Исмәгыйль Сафуановка Мактаулы гражданин исеме һәм юбилей медале тапшырылды
Керкәле авылында бүгенге көндә бердәнбер исән-сау ветеран – Исмәгыйль Сафуанович Сафуанов.
Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип туган авылыннан - Керкәледән чыгып киткән Исмәгыйль агага җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу.
1943 елның 15 ноябрендә Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ерак Көнчыгышта 246нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта сержант званиесендә хезмәт итә, аннары пулемет взводы командиры була.
Ватан сугышыннан соң Япония белән сугышта катнаша. Ул тәмамлангач та туган ягына кайта алмый, 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул.
1951 елда гаилә корып җибәрә, хатыны белән 70 ел бергә гомер итәләр. Өч ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә бертуганнар өчәү. Исмәгыйль бабай янәшәсендә кызы Наилә һәм кече улы Илдус, ә тагын бер улы Лениногорскида. Шулай булгач, бертуганнар әтиләренең зур терәге, алар аңа хөрмәт, игътибар күрсәтә. Ветеран оныкларга бик бай: җиде оныгы, җиде оныкчыгы һәм оныкчыкның баласы (праправнучка) бар.
Узган елның ноябрендә 98 яшен тутырган Исмәгыйль бабай бүгенге көндә өйдә хәрәкәттә, ил-көн яңалыклары белән танышып бара, белгән догаларын укып, һәркемгә – тыныч тормыш, балаларына, оныкларына исәнлек тели. Без дә аңа якыннарының игътибарын тоеп озак яшәвен телибез.
Ветеран Исмәгыйль Сафуановка Лениногорск районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины исемен һәм юбилей медален Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов тапшырды. Чарада Лениногорск прокуроры Марсель Гимаев һәм Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов катнашты.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев