Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераннарына Мактаулы гражданин дигән мактаулы исем таныклыгы һәм юбилей медальләре тапшырылды

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм әлеге ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

 Лениногорск районында 247 ветеран яши, алар арасында  – 5 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 47 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, 243 тыл хезмәтчәне һәм 1 кеше «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветеран.

Ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла башлады. Кичә, Лениногорскида узган хисап сессиясеннән соң ике Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып,  Дмитрий Николаевич Рукавишниковка һәм Габдерахман Зыятдин улы Биктаһировка  «Лениногорск районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем таныклыклары, шулай ук  «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» хөрмәтенә медальләрен тапшырдылар. 

Бу чараны Татарстан  Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үтәде.

Биктаһиров Габдерахман Зыятдин улы 1927 елда Татарстан Республикасы Апас районының Салтыган авылында туа. Мәктәпне тәмамларга өлгерми,  сугыш башлана. 1944 елның декабрендә аны фронтка алалар. Германия капитуляциясеннән соң  Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Һәм Совет Армиясе рядовое  ике сугышта:  Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша. Сугышчан батырлыклары  өчен «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Габдерахман Зыятдин улының ике улы, дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Дмитрий Николаевич Рукавишников 1927 елның 4 ноябрендә Бөгелмә районының Холодная Головка авылында туа. Дмитрий Николаевич мәктәптә укый, аннары колхозга эшкә урнаша. 1944 елда фронтка китә һәм рус-япон сугышында катнаша, фронттан 1947 елда кайта.

Инде 50 ел диярлек Дмитрий Николаевич Лениногорскида яши, гомер буе  Карабашта янгын сүндерү частенда эшләгән, шуннан лаеклы ялга киткән.

Дмитрий Рукавшниковның ике кызы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Ветераннарга ныклы сәламәтлек теләделәр, Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

фото: ЛМР матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан