Лениногорскида яшәүче Кәтибә Фәрхетдинованы 95 яше белән котладылар
95 яшендә юбилей медале тапшырылды.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова Кәтибә Хәлиулла кызы Фәрхетдинованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Кәтибә Хәлиулла кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале тапшырылды.
Фәрхетдинова Кәтибә 1930 елның 11 мартында районыбызның Тукмак авылында туа. Ул инде 11 яшендә үк совхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый, еш кына авыр эшләрне дә башкарган.
Катибә әби 7 классны тәмамлый.
1950 елда ул кияүгә чыга һәм Лениногорск шәһәренә күченә. Аннары приборлар заводына күчә, ә соңрак күп еллар «ВНГСТМ» ПМКда склад мөдире булып эшли. Ул – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.
Кәтибә Хәлиулла кызы тормышында гаилә һәрвакыт аерым урын алып тора. Ул дүрт бала тәрбияләп үстергән, аларга бар назын бүләк иткән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар аның.
"Фидакарь хезмәте өчен" бүләген хезмәтенә иң зур бәя дип саный.
Хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы өчен Кәтибә әбине хаклы рәвештә сугыштан соңгы чор геройлары дип атарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев