Лениногорскида яшәүче Халидә Әхмәтҗанова сугыш елларында хәрби заводта эшләгән
Лениногорскида яшәүче Халидә Әхмәтҗановага Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләген тапшырдылар.
Олы яшьтә булуына карамастан, Халидә Хөсәен кызы көр күңелле, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Көзгә 100 яшен билгеләп үтәчәк, Ходай язса.
Ул Әлмәт районында Тайсуган авылында ишле, биш балалы гаиләдә туган. Әти-әнисе колхозда эшләгән. “Шунлыктан без дә эш күреп, хезмәтне сөеп, эшне яратып үстек”, - ди ул.
Мәктәптә 7 класс белем алгач, колхоз эшенә җигелә. Бөек Ватан сугышы елларында, 1943 елның маенда аны үзе кебек яшьтәшләре белән бергә вербовка белән Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Ул карышмыйча, бар көчен биреп, шунда 1956 елга кадәр эшли.
“Тормышымдагы иң авыр еллар булып истә калды”, - ди ул.
Вербовкадан кайткач, туган авылында эш тапмагач, Лениногорскига эш эзләп килә. Монда төзелеш-монтаж цехына урнаша. 1970 елга кадәр эшли. Аннары исә “Лениногорскнефть” идарәсенең Эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә урнаша. 10 елдан соң исә лаеклы ялга китә. Гомер буе хезмәтне яратып яшәгәнгә күрәдер, хәтта пенсиядә дә ашханәдә 5 ел эшләп ала.
Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, балаларның хөрмәтен тоеп яши Халидә әби. Биш онык, 9 оныкчык өчен яраткан әби дә ул.
Халидә Әхмәтҗанова янында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова булдылар, аңа медаль һәм Татарстан Рәисенең бүләген тапшырдылар. Тыныч тормыш, имин көннәр теләделәр.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев