Лениногорскида юбилей медальләре тапшыру дәвам итә
Лениногорскиның сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләре тапшырылды.
Зинаида Федоровна Малеина – Лениногорскида 50 елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләде, ә медицинага 60 еллык гомерен багышлаган шәхес. 1976 елда Зинаида Малеинаны үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгелиләр, ул бу вазифада 1987 елга кадәр эшли. Бу еллар матди-техник базаны актив ныгыту, элеккеләре урынына медицина учреждениеләренең яңа биналарын төзү вакыты була.
Бүген Зинаида Малеинага 93 яшь. Олы булса да, актив тормыш алып бара, медицина яңалыкларын да күзәтә. Ул Татарстан Республикасының атказанган табибы, Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданины исемнәренә лаек.
Александра Яковлевна Горбуновага – 92 яшь. Озак еллар балалар поликлиникасында эшләгән. Ул шәһәрдә сөт кухнясында әниләргә сөт ризыклары биргән, бәләкәйләргә сәламәт һәм нык булып үсәргә ярдәм иткән.
Сәламәтлек саклау ветераннарына юбилей медальләрен Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәмзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагеев тапшырды. Алар ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм тыныч тормыш, сәламәтлек теләделәр.
Ел башыннан лениногорскилыларга 32 юбилей медале тапшырылган, барлыгы 229 лениногорскилыны бүләкләү көтелә.
фотолар: ЦРБ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев