Лениногорскиның Бөек Ватан сугышы ветераны истәлеге: «Япониягә кадәр бер ай барачаклар, буе да үсәр әле, диделәр»»
Лениногорск районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Мактаулы гражданин” исеме һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Күптән түгел дүртенче ветеранның күкрәгенә медаль тактылар һәм мактаулы исем бирелде.
Бүгенге көндә исән-сау калган биш ветеранның өчесенә әлеге бүләкләр тапшырылды, без алар турында газетыбызның узган санында яздык.
Районыбызның Мордва Кармалка авылында 1927 елда туып-үскән Андрей Дмитриевич Чатуровка катлаулы тормыш юлы узарга туры килә. Биш балалы гаиләдә үсә, ул – иң өлкәне. Авыл мәктәбендә 6 класс тәмамлагач, колхозга эшкә керә. 1941 елгы сугышка аның әтисен алалар, исән-сау кайтуын кайта, тик яралары нык була. Әтисе кайта, ә малаен, ягъни Андрейны 17 яшендә, 1944 елның сентябрендә армия хезмәтенә алалар.
Хәрби комиссариатта медкомиссия узганда, шәфкать туташы аның буе җитмәгәнлеген әйтә, шулчакта майор: “Әле Япониягә кадәр бер ай барасы бар, үсәр әле”, - ди. “Аның гәүдә авырлыгы да 50 килограммга тулмый бит”, - дигәч, майорның монда да җавабы катгый: “Наберёт на казённых харчах!”.
“Без Шөгер хәрби комиссариатыннан Келәүлегә кадәр бардык, анда хәрби өйрәнүләр уздык. Аннары эшелон белән Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Без анда бер ай – бик озак бардык”, - дип сөйли ветеран. Ул элек булган вакыйгаларны хәтерли әле, дөрес, төгәл мәгълүматларны җиткерә алмаса да, исенә төшерергә тырыша. Әтисе булган вакыйгаларга ачыклык кертергә кызы Ольга Тихонова ярдәм итә. Ул әтисен тәрбияли.
... Ерак Көнчыгышта солдатларга яр буе сагы формасы бирәләр, көн-төн сакта торалар. Шулай берчакны Андрей Чатуров постта торганда, мотоциклга утырган япон кешесе килүен күрә. “Мин аңарга “Стоять” дип кычкырдым, кулында мылтык күренмәде, кинжалы гына бар иде. Мотоциклын туктатмый бу, минем өскә килә. Винтовкам белән мотоцикл тәгәрмәченә кададым. Ул шулчакта газга баскан булган, моның мотоциклы әйләнеп капланды”, - ди ветеран. Ул шулчакта яралана. Соңрак аны бүләклиләр, “Батырлык өчен” медале бирәләр.
Берсендә дошман ягыннан атканда снаряд туп-туры землянкага эләгә, анда ул вакытта Чатуров үзе генә була. Шартлау нык була, солдат контузия ала.
Хәрби хезмәтне 7 елдан соң гына тәмамлый, аннары судноларда ярты ел эшли һәм 1951 елда туган ягына кайта.
“Мин авылыма кайта алганыма бик шатландым. Мине зурлап каршы алдылар. Аннары Бөгелмәгә шоферлар курсында укыдым. Аннары миңа ЗИЛ машинасы бирделәр, бетон, раствор ташыдым, озак еллар шофер булып эшләдем”, - ди Андрей Дмитриевич.
“Әти АТХ-11 предприятиесендә 30 ел шофер булып эшләде. Әни белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр”, - ди кызы Ольга. Бүгенге көндә ике кызы исән-сау, оныклары, оныкчыклары бар.
Андрей Дмитриевич хезмәт ветераны исеменә ия, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар төрле бүләкләр, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, аның фотосы мактау тактасына гел куелган. Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры да ул.
Ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален һәм « Лениногорск муниципаль районы-шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов тапшырды. Батырлыгы, илебезгә тынычлык алып килүе өчен рәхмәтен белдерде.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/10075499.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев