Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат өстәлүен һәм солдатларның табылган бүләкләре турында хәбәр итә
Яңа мәгълүматлар
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатлар турында яңа мәгълүмат табылуы турында хәбәр итә.
Әлеге мәгълүматларны Татарстанның «Хәрби Дан Клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов тәкъдим иткән. Солдатлар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булып, хәбәрсез югалганнар.
Шулай ук Лениногорск районыннан булган , 1941-1945нче елларда бүләкләнгән, 34 лениногорскилының исем-фамилияләре ачыкланган.
Әлеге мәгълүматлар музейда бар. +7 (85595) 5-05-91 – белешү өчен телефоннар.
https://vk.com/lkm_leninogorsk?w=wall-35678318_7497 шушы сылтама аша кереп, әлеге исемлекләрне карап чыга аласыз. Бәлки, сезнең туганнарыгыз да исемлектә бардыр.
Р. Мостафина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев