Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

Сөнгатуллин Абдулла Латфулла улы

Абдулла Латфулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, гвардия капитаны (05.12.1915 −19.04.1955).

Сөнгатуллин Абдулла Латфуллович 1915 елның 5 декабрендә Казахстан СССР, Көнбатыш-Казах өлкәсе Бокейординск районы Орда авылында туа. Казанда яши. 1937 елда хәрби хезмәткә мобилизацияләнә.

Абдулла Латфулла улы 1942 елның июненнән 1944 елның июненә кадәр Бөек Ватан сугышында, 1 нче Мәскәү Кызыл Байраклы гвардия укчы дивизиясе, 169 нчы гвардия укчы полкы составында рота командиры вазифасында була. 148 нче укчы полк, Суворов орденлы 47 нче укчы дивизия, 6 нчы гвардия армиясе составында дошманнарга каршы көрәшә.

Абдулла Латфуллович берничә мәртәбә яралана. Беренчесе – 1943 елның 7 сентябрендә Брянск фронтында, Орлов өлкәсе тирәсендә була.  Ә 1944 елның 14 мартында Идрица шәһәренә якынлашу юлында нык яралана, тагын бер нык яралануы – шушы ук елда, 24 июньдә Витебск шәһәре Оболь станциясендә була.   

  
Күрсәткән батырлыгы, фронтта хәрби бурычларны үтәгәне өчен Абдулла Латфулла улы Ватан сугышы ордены, «Хәрби казанышлары өчен» медале, «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.
Сөнгатуллин Абдулла Латфулла улы 19 апрельдә 1955 елда вафат була.


Мәгълүмат Лениногорск архив бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев