Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Җиңүне якынайттылар

Түбән Чыршылы авылыннан Гасимә әби Әүхадиева 100 яшен тутырды

Авылның ак әбисе ул.

Язның беренче көнендә Түбән Чыршылы авылында яшәүче  Гасимә  Гайнетдин кызы Әүхадиева  үзенең 100 яшен билгеләп үтте. 

Ул – тыл хезмәткәре һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Аның тормыш юлы китап итеп язарлык. Үткән гасыр башында туган әби сугыш авырлыкларын да күргән, Урал урманнарында да эшләгән, колхоз эшендә дә сынатмаган. 

Әтисе Гайнетдин алдынгы карашлы, укымышлы кеше булган. Әнисе Мәчтүрә уңганлыгы белән авылда дан тоткан, балаларын да шундый итеп тәрбияләгән.

Авылда мәктәпнең 7 классын тәмамлагач, “Спартак” колхозында эшли башлый. Аннары Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны Урал урманнарына урман кисү эшенә җибәрәләр.

Урман эшеннән соң  Ленинградка китә. Монда электр линияләрен торгызу эшендә эшли, шулай итеп, Карелия якларына кадәр барып җиткән.

Сугыш тәмамланып, илгә тынычлык килгәч, 1952 нче елда Гасыймә үзенең авылдашы Габдрахман Әүхәдиев белән гаилә корган.

 Габдрахман – күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннәр нәселеннән. Габдрахман Әүхәдиев гомере буе Лениногорскиның “Техснаб” оешмасында эшләгән. Гасимә апа белән Габдрахман ага бергә 47 ел гомер кичергәннәр. 

“Без алар белән күршеләр булып яшәдек. Әти-әниләребез  эштә дә, ял иткәндә дә гел бергә тату-дус иделәр. Габдрахман абыйның пианинода уйнавын да хәтерлим әле. Авыл клубы сәхнәсендә нинди дә булса бәйрәм чарасы булса, ул пианинода нинди дә булса көй уйнамый калмый. Авыл сәхнәсендә мондый уен коралларында уйнаучыны элегрәк беркайчан да күрмәгәнгә, безнең өчен ят, кызык иде бу”,- ди Рәисә Сафина.

Әүхадиевлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, икесе сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикле, шулай да әниләренең төп ярдәмчеләре.

“Гасимә апа да, Габдрахман абый да балалары өчен бөтен җаннарын биреп тырышты. Мөмкинлекләре чикле булган шушы ике балалары да бик уңган, авыл тормышына актив катнашып яшиләр. Аеруча Уел, ул инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелә торган чараларда да катнаша. Авылда да , шәһәрдә дә калдырмый аларны. Йорт -җирләрен, бакчаларын карап, тәртиптә тота. Җәй көне алар йорты тирәсендә, махсус эзләсәң дә, бер чүп таба алмыйсың. Зөлфирә хатын-кызларча, өй матурлыгы, чисталыгы сагында тора”,- дип сөйли Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина.

Килен-кияүләре, оныклары да,  Гасимә әбине яратып, хөрмәт итеп йөгереп кайтып җитәләр, ярдәм итеп торалар. Шушындый зур гаиләсе, тирә-күршеләре, авылдашлары белән чөкердәшеп яшәгәнгәдер инде, ул аларның һәрберсен танып, тормышлары белән кызыксынып тора.

Гасимә әбинең бүгенге көндә 5 оныгы, 10 оныкчыгы. Аның бер генә теләге – илдә барган сугыш туктасын, дөньялар тынычлансын.

Йөзьяшәр әбине котларга район башлыгы урынбасары Галия Урманова котларга килде. Шулай ук авыл җирлеге администрациясе, мәктәп укучылары котлады.

Гасимә әбигә алдагы көннәрдә дә балалар игелеге, хәерле гомер һәм сәламәтлек насыйп булсын.

 

фотолар: авыл җирлегеннән


        
 
 
    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев