Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 апрельдән социаль пенсияләр артачак

Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак.

13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта. 

Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләрнең артуы 3,4 миллион социаль пенсия алучыга, шулай ук 700 меңгә якын дәүләт пенсия тәэмин ителеше алучыга кагылачак.

Социаль түләүне инвалидлар, туендыручысын югалткан кешеләр, Хәрби җәрәхәт аркасында инвалид булган хәрбиләр һәм үзиреклеләр, радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар ала. 

Искәртик, әгәр кешенең социаль пенсия гадел билгеләнгәнме яки ул иминият пенсиясенә хокуклымы икәнлегендә шиге туа икән, ярдәм сорап Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта юристтан консультация алырга мөмкин.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев