Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

1 апрельдән социаль пенсияләрне индексациялиләр

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов искәртте дип хәбәр итә RT.

«Бездә социаль пенсияләр 1 апрельдә индексацияләнә. Яшәү минимумы үзгәрү (15 процентка арту) сәбәпле, индекс 15 процент тирәсе итеп билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә социаль пенсия 15 процентка арта», - дип аңлатты парламентарий.

Эшләмәүче пенсионерлар, элеккечә, төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемгә ия була алмый, дип билгеләп үтте Ярослав Нилов. Пенсионерның иминият яки социаль пенсиясе кечкенә булган очракта, аңа «я федераль, я төбәк бюджетыннан өстәмә акча түләнә».

Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнде. Февральдә 2024 елдагы инфляцияне исәпкә алып тагын 9,5 процентка кадәр индексацияләү башкарылды. Шулай ук картлык буенча пенсия алучыларга гыйнвар өчен өстәмә түләүләр бирелде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев