1 августтан Лениногорскида яшәүче 3 мең 700дән артык эшләүче пенсионерның пенсияләре яңадан исәпләнә
Елдагыча Татарстан Социаль фонды 2022 елда иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен 1 августтан яңадан исәпли.
«Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән. Лениногорскида 3765 эшләүче пенсионерның пенсияләре яңадан исәпләнде», — ди Лениногорск Социаль фонды клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Иминият пенсиясеннән тыш, 1 августтан шулай ук пенсия тупланмалары хисабыннан исәпләнелүче түләүләр — тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме дә артачак.
"Исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми", - дип аңлаталар белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев