1 декабрьдән тарифлар үзгәрә. Нәрсәгә?
1 декабрьдән газ, электр энергиясе, су һәм җылылык өчен тарифлар үзгәрәчәк.
Бу хакта РФ икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итте. Электр энергиясе 9%ка артачак.
Тарифлар киләсе елның 1 июленнән генә үзгәрергә тиеш иде. Россия хөкүмәте индексацияне иртәрәк үткәрергә булды. РФ икътисади үсеш министрлыгы мондый үзгәрешне “җылылык трассалары, су торбалары һәм башка объектларны” яңартырга кирәклеге белән аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев