Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 майдан пенсияне яңача ала башлыйбыз

Федераль закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 1 майдан Татарстанда һәм бөтен ил күләмендә акчалата бирелә торган пенсияне «Россия почтасы» гына китерәчәк.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Китереп бирү оешмасы сыйфатында «Илтеп бирү хезмәте» акционерлык җәмгыятен сайлаган пенсионерлар күрсәтелгән көннән башлап почта элемтәсе бүлекләренә күчерелә. Бу пенсия алучыларны чакырмыйча һәм гариза бирмичә генә башкарыла. Пенсионерларның шәхси счетларында китереп бирү оешмасын Россия Социаль фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә үзгәртәчәк», - диде ул.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев