1 марттан автомәктәпләрдә өйдән торып укырга мөмкин булачак
***
Йөртүче булырга ниятләүчеләр 1 марттан “права” алу өчен теория өлешен, автомәктәпкә бармыйча гына, дистанцион өйрәнә алачак.
Бу хакта “РИА Новости” яза. Шулай итеп, булачак йөртүчеләр, яздан башлап, махсус программа (лекцияләр тыңлауны да, өлгерешне дә исәпкә алачак) ярдәмендә өйдән торып укый алачак.
Шул ук вакытта автомәктәпләр дистанцион укыту кертмичә генә дә эшләү хокукына ия булачак. Моннан тыш курсантлар автопаркларда, транспорт оешмаларында һәм укыту профиле буенча эшләүче башка оешмаларда машина йөртергә өйрәнәчәк.
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев