1 ноябрьдән кемнәрнең пенсиясе артачагын әйткәннәр
Ноябрьдан кайберәүләр пенсиясе арта. Иң элек күптән түгел 80 яшькә җитүчеләр саллы гына өстәмә ала башлаячак.
Шулай ук элекке очучылар һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләрен дә өстәмә көтә. Аның күләме элекке эш урынындагы уртача керемнәренә һәм оешмаларының Социаль фондка күпме взнос кертүләренә бәйле. Узган елларда шахтерларга өстәмә күләме 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр тәшкил иткән.
Моннан тыш “төньяк стажына” ия булучылар пенсиясенең төп өлешен, территориягә карап, 30-50 процентка арттырырга мөмкиннәр.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев