2026 елның 1 сентябреннән Россиядә медицина белешмәләрен бирү тәртибе яңартылачак. Бу хакта РИА Новости РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтама белән хәбәр итә.
Хәзер белешмәгә пациентның меддокументациясеннән мәгълүмат кертәчәкләр. Документта көчәйтелгән квалификацияле цифрлы имза һәм медицина оешмасы мөһере кулланылачак. Белешмәгә табибның мөһере, аның имзасы белән рәсмиләштерелгән очракта гына таләп ителәчәк.
Моннан тыш, пациентның медицина документларын аның якын туганнары да ала алачак, моның өчен ышанычнамә рәсмиләштерү таләп ителмәячәк.
Нет комментариев