Республика ифтары Казанда бу җомгада узачак.
Гадәттәгечә аны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздырачаклар.
10 000гә якын катнашучы көтелә, чара Россиядә иң эре мәҗлесләрнең берсе булачак. Программа 15:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен татар осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм хәләл ярминкә оештырылачак.
Аннары павильонда рәсми өлеш була: Коръән уку, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгате һәм Дагыстан Ислам нәшидлары төркеме чыгышы булачак.
Ифтар үткәрүгә 720 волонтер җәлеп ителә. Керү ирекле, ә билетларны республика мәчетләренә һәм мөхтәсибәтләренә таратканнар.
Нет комментариев