Үзәк банк яңа 1000-сумлык купюра чыгарды.
Ул заманча дизайнда эшләнгән һәм көчәйтелгән саклау комплексы бар, диелә регулятор сайтында.
Банкнота Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышланган. Уң ягында Түбән Новгород Кремленең Никольск башнясы, арткы ягында - Саратов автомобиль күпере, су асты канатларындагы «Метеор-120р» судносы һәм Казандагы Игенчеләр сарае сурәтләнгән.
«Вечерняя Казань»
Нет комментариев