101 яшьлек райондашыбыз Әкълимә Кашапова: Без кечкенәдән бөтен эшне белеп үстек
Безнең йөзъяшәр
Шөгер авылында яшәүче Әкълимә Әбденәгыймовна Кашапова 101 яшен тутырды.
“Без кечкенә яшьтән бөтен эшне белеп үстек, сугыш башлангач, фронтка китеп беткән авыл ир-атларын алыштырдык. Аллага шөкер, эш һәрвакыт җитәрлек булды, кырда да эшләдек, урман да кистек. Бер эштән дә курыкмыйча ирләр сыман эшләгәнгә мине үземнән 5-6 яшькә олырак кызлар белән урман кисәргә дә җибәрделәр. Алты ай буена өйгә кайтмыйча, алар белән урман кисү эшендә эшләдем”,- дип искә ала Әкълимә апа.
Ул 1925 нче елның 5 нче маенда районыбызның Карагай авылында дөньяга килгән. Бу вакытта әти-әнисенең 2 яшьлек уллары булган. Әтиләре вафат булганда алар берсеннән-берсе кечерәк өч бала калган, ә иң кече сеңелләре яңа туган сабый гына булган әле. Әниләре һәрвакыт колхоз эшендә, ә балалар бер-берсенә күз-колак булып үскән. Әкълимә Урдалы җидееллык мәктәбендә укыган.
Унсигез яше тулуга, 1943 елда аны Шөгер район хәрби комиссариаты юлламасы белән Ярославль якларына озаталар. Ул армия ихтыяҗлары өчен урман әзерләү һәм фронт өчен детальләр җитештерүче заводка эшкә җибәрелә.
Туган авылына Әкълимә Кашапова 1945 елның ноябрендә кайта. 1946 нчы елда ул Бөек Ватан сугышыннан кайткан фронтовик авылдашына кияүгә чыга.
Аннары Кыргызстанга күчеп китәләр, биредә күп еллар балалар бакчасында эшли. Башта няня, аннары пешерүче була. Тырыш хезмәте өчен грамоталар алган. Халык ансамблендә җырлап та йөргән.
Еллар узгач, туган як барыбер үзенә тарта һәм Шөгергә кайтып төпләнә.
Авыр сугыш еллары, ирен, улын югалту аны сындырмаган, язмыш баткаклыгына кермәгән, бүгенге тормышка шөкер итеп гомер итә.
Хәзерге вакытта игелекле күршеләре һәм шәфкатьле туганнары кайгыртуында яши.
Туган көнендә кунаклар кабул итте. Аның янына шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин килде.
Әкълимә әби алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Россия Президенты, Татарстан Рәисе җибәргән бүләкләрне шатланып кабул итеп алды.
Җан тынычлыгы, исәнлек белән яшәгез Әкълимә әби!
фотолар: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев