Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз 120 мең акчасыннан мәхрүм калган

Лениногорскида яшәүче тагын бер ханым, аферистлар белән сөйләшкәнен аңламыйча, кредитка алган 120 мең акчасыннан мәхрүм калган.

Бу юлы мошенниклар 63 яшьлек ханыма, аның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетын ватып, аннан алынган мәгълүматлар буенча, билгесез кешеләрнең миллион ярым кредит рәсмиләштергәннәрен хәбәр иткәннәр. Шалтыратучы үзен “дәүләт хезмәтләре”порталының клиентларга ярдәм итү бүлегеннән дип таныштырган. 

Банк хезмәткәрләре ханымның караклар акча урларга омтылган картасын блокировкага куйганнар. Әмма аңа максималь суммага кредит рәсмиләштерергә һәм бу акчаларны банкның иминият агентына күчерергә тиешлеген әйткәннәр. Югыйсә аңа карата җинаять эше кузгатылачак дип, куркытырга да онытмаганнар.

Зыян күрүче якындагы банк бүлегенә барган һәм 200 мең сумнан артык кредит картасы рәсмиләштергән. Аннары картадан акчаларны алып, телефоннан әйтелгән номерларга күчергән. 

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексы 159 нчы маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре-мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

Исламия Галимова тәржемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев