Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12нче лицей укытучысы дәүләт бүләгенә ия булды

Казанда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында иң-иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Тантаналы чарада Лениногорск районыннан бердәнбер бүләкләнүче педагог — 12нче лицейның музыка укытучысы, концертмейстеры  Гүзәл Вәлиуллова бар иде. Аңа «Фидакарь хезмәте өчен» республика медале тапшырылды.

«Эшли дә белә, яхшы нәтиҗә дә күрсәтә», — диләр коллективта Гүзәл Вәлиуллова турында. Башта шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә 17 ел, аннары 12нче лицейда  29 ел балаларга музыка серләрен төшендерүче Гүзәл Исхаковнага музыка укытучысы булырга дип язмыш тарафыннан билгеләнеп куелган, күрәсең.

Аның әтисе тальянда уйнаган, әнисе җырлаган. Икесе дә һөнәрләре буенча — укытучы. "Алар еш кына концертларда бергәләп чыгыш ясыйлар иде. Әти кая барса да, кулыннан тальянын төшермәде",- дип искә ала ул.

Кайчан карама — аның тирәсендә һәрвакыт укучылары бөтерелә: кемнеңдер алда торган зур шәһәр бәйгесенә репетиция ясыйсы бар, кемдер лицейда узачак бәйрәмдәге чыгышка әзерләнә. Гүзәл Вәлиуллованың укучылары муниципаль, республикакүләм, бөтенроссия конкурсларының лауреатлары була. Шулай ук укучылары арасында аның юлыннан китеп, бүгенге көндә Лениногорск мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшләүчеләр дә бар.

Гүзәл Вәлиуллова җирле композиторларның, авторларның иҗат җимешләрен халыкка таныту буенча эшли. Аның тырышлыгы белән татар телендә «Җырларымны сиңа багышлыйм» һәм рус телендә «Лениногорск в песнях» җыентыклары дөнья күргән иде инде.

Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәребезнең мәдәният —сәнгать тормышында кайнап яшәгән Гүзәл ханым Вәлиуллова һөнәри бәйгеләр, мастер-классларның актив катнашучысы.

фото: https://tatar-inform.tatar  / Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев