Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 нче балалар бакчасында викторина үтте(+фотолар)

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында «Дуслык түбәтәе» (»Тюбетейка дружбы») проекты кысаларында викторина үткәрелде.

Викторинада барлыгы 7 балалар бакчасы катнашып бер-берсе белән ярышты. Жюри әгъзалары аларның һәр чыгышын бәяләп барды. 

Балалар барысы да бик матур итеп, төрле милләт киемнәре киенеп килгән. Чуваш, мордва, татар, башкорт һәм башкалар. 

Балалар милли ашлар турында мәзәкләргә жавап бирде, милли киемнәр турында сөйләде, һәр милләтнең нинди уеннары бар, бөтенесен дә күрсәтергә тырышты алар. 

Бергәләп "Түбәтәй" биюен башкарды. 

Викторина кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. 

Нәтижәдә, 3 нче балалар бакчасы беренче урынга чыкты. 

Башка балалар бакчасы икенче һәм өченче урыннарга лаек, дип табылдылар. 

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X