145 лениногорскилы йорт хайваннарыннан, хуҗасыз эт-песиләрдән зыян күргән
ҖӘМГЫЯТЬ

145 лениногорскилы йорт хайваннарыннан, хуҗасыз эт-песиләрдән зыян күргән

Бу хакта редакциягә Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

28 сентябрь Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Котыру үзәк нерв системасын боза торган кискен йогышлы авыру. Аны дәвалап булмый, 100 процент үлемгә китерә. Ул нигездә авыру хайваннар тешләгән җәрәхәт аша йога. Бигрәк тә баш, муен һәм кул бармаклары җәрәхәтләнү куркыныч. Вирус җәрәхәткә эләгү белән нервлар аша үзәк нерв системасына барып җитә. Инкубация чоры 1елга кадәр һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Әгәр дә баш һәм кул бармаклары тешләнсә, инкубация чоры кыскара. Инфекциянең чыганагы булып кыргый җәнлекләр: төлке, енот кебек этләр, бүре һәм кимерүчеләр тора. Алар йорт хайваннарын дазарарларга мөмкин, ди табиб Рамилә Мөхәммәдиева.

Лениногорск районы котыру чире барлыкка килү өчен җирлек булып тора. Монда урман массивы бик күп территорияләрне биләгәнлектән, төлкеләр бик күп. Әлеге хайваннар котыру вирусының төп чыганагы булып тора. Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итүенчә, 2026 елда шушы көнгә кадәр хайваннар арасында котыру чире теркәлмәгән. Ә менә 2026 елда ел башыннан алып 15 сентябрьгә кадәр арада 145 лениногорскилы хайваннардан зыян күргән.

"Йорт хайваннарыннан 89кеше (этләрдән 47, песиләрдән 41, йорт көзәненнән 1), хуҗасыз хайваннардан 53 кеше (этләрдән 32, песиләрдән 21) зыян күргән", - ди ул.

Шулай ук кыргый хайваннардан: соры күседән, йорт күсесеннән һәм су күсесеннән берәр очрак зыян күрүчеләр булган. Барлык 145 кеше дә үз вакытында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәннәр һәм билгеләнгән прививкалар алганнар. Ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә котыру авыруына каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын котыруга каршы профилактик иммунизацияләү, төлкеләр, бүреләр, күзәтүчесез хайваннар (этләр, мәчеләр) санын контрольдә тоту тора, дип билгеләп үтте табиб Рамилә Мөхәммәдиева.

  • Котыру авыруын профилактикалау шулай ук йорт һәм хезмәт этләрен, мәчеләрне тотуны тәртипкә китерүне дә үз эченә ала. Йорт хайваннарының хуҗасыз хайваннар белән контактка керүенә юл куймаска кирәк, дигән фикерен җиткерде.

 

 

 


Нет комментариев