Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14нче балалар бакчасы балалары музейда агач тимераяк күреп шаккаткан

Музей – бер кайчан да үлми торган тере тарих ул, дип язган язучы Аяз Гыйләҗев. Бу чыннан да хак сүзләр.



Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Музейларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар. Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары  булу бик әһәмиятле.

Без – 14 нче балалар бакчасына йөрүче “Кояшкай” төркеме балалары белән шәһәребезнең яраткан Туган якны өйрәнү музеенда  булдык. Балаларга элекеге татар халкының киемен, көнкүреш әйберләрен кайда киеп, тотып карарга мөмкинлек бар? Әлбәттә, музейда. Бүгенге заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Хәзерге заманча технологияләр үсешендә музейдагы экспонатларны балалар бик еш күрми, хәтта бөтенләй күргәннәре юк дисәң дә була. Өйләребездә электрон җиһазлар куелган бит.

 Бүгенге очрашу  безнең балаларга бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Кызларыбыз көянтә чиләкләрне иңнәренә куеп йөреп алдылар. Малайлар чалгы, пычкы, кул тегермәнен дә тотып карадылар. Татар халкына, аның теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү шушы чаралар  зур тәэсир ясый.

Музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Музейдагы экспонатлар турында Айгөл Рәхимова балаларга аңлаешлы кызыклы итеп  сөйләде. Балалар әле юлда кайтканда да агач тимераяк турында сөйләшеп кайттылар.

Безнең дә балалар бакчабызда кечкенә генә музей бар. Анда чигүле мендәрләр,  бишекләр, гөбе һәм йон эрләргә кабалар, сандыклар, комганнар куелган, шул элекеге көнкүреш әйберләрен балаларга аерым дәресләрдә күрсәтәбез,сөйлибез. Татар халкына, теленә мәхәббәт тәрбиялибез. Киләчәктә бу балалар буыннар җебен өзмәсләр дәвам итәрләр дип ышанып калам.


Минзилә Могыйнова, тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев