17 майга халык сынамышлары. Энә-җепкә кагылмавыгыз хәерле...
17 май сынамышларын үтәп, тормышны яхшыртып та була әле. Укыгыз!
Бүген очлы, үткер әйберләрне бик кулланмаска тырышыгыз. Авырмассыз.
17 майда башкаларга ярдәм иткән кешенең тормышында яхшы үзгәрешләр башлана, дип ышанган борынгылар.
Иминлек, сәламәтлек сезне ташламасын, дисәгез, бүген чәч, тырнак кисмәгез.
Бүген бүләк бирешмәгез! Тормышка күңелсезлекләр килергә мөмкин.
Кеше кулыннан акча да алмагыз, ул кеше сезнең финанс уңышын алачак.
Бусага аша әйбер дә бирмәгез. Яхшыга түгел.
Юлга чыгарга җыенсагыз, энә-җепкә кагылмавыгыз хәерле.
Ничек кызларны уңышлы кияүгә бирергә соң, дисезме? Моның өчен әни кеше кычыткан җыеп, бер савытка салып, аны коймага элеп куйсын.
https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-05-17/kyzygyzny-u-yshly-kiya-g-birerg-telisezme-2806523
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев