2 фатирын саткан, кредит алган: Татарстанда пенсионер мошенникларга 14 миллион күчергән
Мошенниклардан беренче хәбәр аңа бу елның 14 ноябрендә килгән.
Кырыгалдарлар аңа мессенджерга элеккеге җитәкчесе исеменнән хәбәр җибәргәннәр, ә аватаркада чыннан да кайчандыр бергә эшләгән җитәкчесенең фотографиясе булган. Язышу барышында «ялган» җитәкче тиздән аңа эчке куркынычсызлык белгече шалтыратачагын хәбәр иткән һәм аның барлык сорауларына җавап бирүен сораган. «Белгеч» шул ук көнне шалтыратып, үзен ФСБ майоры дип таныштырган һәм мошенникларның аның банк счетындагы акчаларын урларга тырышуларын әйткән һәм акчаларын куркынычсыз счетларга күчерүен сораган.
Мошенниклар кушуы буенча пенсионер яңа кәрәзле телефон сатып алган, күчерүләр башкару өчен кушымта урнаштырган. Бу вакыт эчендә «белгечләр» элемтәдә булып, аңа күрсәтмә биреп торалар. Ире белән бергә алар үз счетларыннан 4 миллион сумнан артык акча алып билгесез счетка күчергәннәр.
Берничә көннән җинаятьчеләр корбаннарына яңадан шалтыратып, аферистлар аларның фатирын сатарга маташалар дип, фиктив сатып алуны рәсмиләштерүне сорыйлар. Риелторны үзләре тапкан, аны ФСБ хезмәткәрләре тикшергән, дип ышандыралар. 17 декабрьдә фатирларын 6 миллион сумга саталар һәм барлык акчаларны да аферистлар хисабына күчерәләр.
Икенче көнне мошенниклар башка фатирларын да сатарга кушканнар. Аны 24 декабрь көнне алар 4 миллион сумга сатканнар һәм акчасын мошенникларга биргәннәр. Ә шул ук көнне кич белән шалтыратып, телефонда җыярга кирәк булган саннар комбинациясен әйткәннәр. Шуннан соң мөрәҗәгать итүченең телефоны сүнгән һәм аның белән элемтәгә чыга алмаганнар. Хатын шуннан соң гына үзенең мошенниклар белән аралашканлыгын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159208/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев