Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 яшьлек лениногорскилы бер тапкыр руль артында исерек килеш тотылган, бу юлы янәдән «эләкте»

Исерек хәлдә янә руль артында тотылган лениногорскилыга карата хөкем карары чыгарылды.

Шәһәр суды  яшь кешене РФ Җинаять кодексы 264 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Әлеге маддә исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәза алучының, янә исерек килеш руль артына утырганы өчен җәза билгели.

20 яшендә генә булуына карамастан, гаепләнүче инде бер тапкыр исерек килеш руль артында тотылган булган. Бу юлы аны юл иминлеге инспекторлары Куйбышев урамында, “ВАЗ-21120” автомобиле белән идарә иткәндә туктатканнар. Медицина тикшерүе шоферның исереклеген дәлилләгән. Суд  шоферны 2 елга йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм 220 сәгать мәҗбүри эшкә тартты.

фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев