Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум бирелгән

2022 елда да Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә эшмәкәрләргә ел башыннан барлыгы 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Бу акчалар ташламалы финанслау, җаваплылыкны өскә алу, субсидияләр түләү, мәгълүмати ярдәм һәм консультацияләр бирү кебек программаларга юнәлтелде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына быел эшмәкәрләрдән 1198 гариза килгән. Алар буенча эшмәкәрләргә 1 миллиард сумлык 579 микрозайм бирелгән.

Быел 25 яшькәчә яшь һәм социаль өлкәдә хезмәт куйган эшмәкәрләр өчен (кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ягыннан кимендә 25 процент күләмендә финанслашу шарты белән) грантлар алуга гаризалар кабул ителә башлады. «Мой бизнес» үзәгендә укыган яшь һәм социаль эшмәкәрләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грант алу өчен заявканы «Минем бизнес» үзәгендә тапшыра ала (адресы: Казан, Петербург урамы, 28нче йорт).

«Минем бизнес» үзәге быел эшмәкәрләргә, үзмәшгуль һәм үз эшен башларга планлаштырган гражданнарга 12 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Иң зур ихтыяҗ булган хезмәтләр – сертификацияләү, күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, реклама, маркетплейсларга чыгу, укыту, хисап бирү өчен хезмәтләр һәм бизнес-миссияләрдә катнашуны финанслау. Барлык хезмәтләрне дә, МСП.РФ цифрлы платформасында заявка калдырып, «Минем бизнес» үзәгендә бушлай алырга мөмкин.

Финанслау белән бәйле булмаган ярдәмне онлайн форматта МСП.РФ Цифрлы платформасында, o финанслау таләп ителгән ярдәм чараларын Минем субсидияләр, фасттрек.рф порталында алырга була. Барлык ярдәм чаралары турында консультация алу өчен кайнар линия телефоны: 8(843)524-90-90.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2022-elda-tatarstanda-bizneska-yardam-itu-ocen-45-mlrd-sum-yunaltelgan-5860485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X