Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 ел – Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Кролик (Куян) елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Киләсе ел нинди булыр? Бу елда нәрсәләр өмет итәргә һәм Яңа елны ничек каршыларга икәне - «Интертат» язмасында.

Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куян (Песи) елы диләр. Аның стихиясе – су. Кытай календаре буенча кара Куян елы 60 елга бер генә була. Димәк, башлыча 1963 елда туган кешеләр генә үз гомерендә ике тапкыр бу елны кичерә алачак, дигән сүз. Куян (Песи) еллары: 2011, 1999, 1987, 1975, 1963, 1951 – 12 ел саен кабатлана.

Куян елы нинди булыр?

Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар. Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.

Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлар белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куярга киңәш итүче танышларыгыз да бардыр әле.

Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу – йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/2023-el-kara-kuian-elynnan-narsa-omet-itarga-intertat-laisan-raxmatullina

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев