Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 елның көзендә сода белән нәрсә булачак?

Социаль челтәрләрдә сода кытлыгы турында күптән түгел мәгълүмат таралды.

Кайбер телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, содага ихтыяҗ хәзер шулкадәр зур, аны хәтта турыдан-туры заводка барып алар, складлардан инде бернәрсә дә сатып алып булмый. 2023 елның көзендә сода белән нәрсә булачак? “Аргументы и факты” шуңа ачыклык керткән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы содага бәяләр арту һәм дефицит турындагы яңалыкларны кире кага. Башкарма хакимият органы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, илдә иң эре сода җитештерүче "Башхим" заводында җитештерү элекке дәрәҗәдә саклана һәм россиялеләрнең продуктка ихтыяҗын 100 процентка каплый. Ел ахырына кадәр содага бәяләр үзгәрмәячәк һәм ярты килограммлы пачка өчен 45 сум дәрәҗәсендә калачак.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев