Пособие гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә эшләүчеләргә дә, эшләмәүче ата-аналарга да һәр бала өчен түләнә.
Аның күләме 2024 елның 1 февраленнән 24 604 сум тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшләүче әнигә пособие ЗАГСның бала туу турында реестры мәгълүматлары нигезендә билгеләнә.
Гаиләдә бары тик әти генә эшләгән очракта, пособие алу өчен аңа үзенең эш бирүчесенә бала туу турындагы таныклыкны тапшырырга кирәк. Әгәр ата-аналарның икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган икән, түләү билгеләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
Гариза Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә дә кабул ителә. Пособиене шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да ала ала.
Әгәр сораулар туса, 8-800-100-00-01 телефоны буенча шалтыратып, Социаль фонд бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев