2024 елда беренче балага ана капиталы 631 мең сумга кадәр арта
2024 елда индексациядән соң Россиядә беренче балага ана капиталы 631 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә түләү — 834 мең сум.
Бу хакта 10 октябрьдә «Бердәм Россия»нең программа комиссиясе утырышында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде. Бу хакта «Известия» яза.
Котяков киләсе елда ана капиталы сертификатын чама белән 1 млн гаилә алачагын әйтте.
Август ахырында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов ана капиталы күләмен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләргә кирәклеген билгеләп үтте. Бу — илдәге демографик вазгыять торышында балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен кирәк.
Шул ук вакытта ЛДПР фракциясе депутатлар төркеме сенаторлар Елена Афанасьева һәм Вадим Деньгин белән берлектә Дәүләт Думасына закон проекты керткән иде. Алар беренче балага ана капиталы күләмен 756 мең 712 сумга кадәр, ә икенче һәм өченче балага 1 млн сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев