2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре календаре билгеле
2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре календарен Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады, дип яза Хезмәт министрлыгы сайты.
Бәйрәм көннәре:
— 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр (Яңа ел каникуллары 2023 елның 30 декабреннән алып 10 көн дәвам итәчәк);
— 23 февральдән 25 февральгә кадәр;
— 8 марттан 10 мартка кадәр;
— 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр;
— 12 июнь;
— 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр;
— 29-31 декабрьдә.
Ә быел 2023 елда озын ял көннәре 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр, шимбәдән дүшәмбегә кадәр булачак.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев