Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк

РФ Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) «иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртергә тәкъдим итә, дип хәбәр иткән министрлыкның гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева Интерфакс басмасына.

"Параллель рәвештә без төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслек өстендә эш алып барачакбыз", - дип ассызыклады Тимофеева.

"2024 елның 1 сентябреннән балалар яңа уку программа укытыла башлансын өчен бу чаралар киләсе уку елында үткәреләчәк", – дип хәбәр итте департамент директоры урынбасары.

Хәбәр ителгәнчә, 2022 елның декабрендә РФ Мәгариф министрлыгы алты фән буенча белем бирү программаларын раслады, тормыш иминлеге нигезләре курсы (ОБЖ) башлангыч хәрби әзерлек (НВП) белән тулыландырылды.

ОБЖның яңа курсына башлангыч хәрби әзерлек элементлары белән сафта йөрү, хәрби сәламләү, кораллар, шул исәптән Калашников автоматын, Ф-1 һәм РГД-5 гранаталарын өйрәнү, шулай ук заманча укчы сугышындагы гамәлләрне һәм шәхси саклану күнекмәләрен кертергә җыеналар. Моннан тыш, яңа уку модулен махсус хәрби операциядә катнашучылар да укыта алачак.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев