2025 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре расланды
Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады. Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.
Аерым алганда, «ай календаре һәм традицияләр нигезендә» Ураза бәйрәме 30 мартта башланачак.
Үз чиратында, мөселманнар Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәкләр, диелгән документта.
Быел алтынчы июнь җомгага туры киләчәк, ул шулай итеп ял көне булачак. 2025 елның 30 марты якшәмбегә туры килә. Шунлыктан ял көннәре белән туры килә торган республика бәйрәм көннәре күчерелми.
Гүзәлия Нигъмәтзянова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев