Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2026 елда Татарстан хастаханәләрен цифрлаштыру өчен 165 млн сум бүлеп биреләчәк

Татарстан быел федераль бюджеттан төбәкара трансфертлар рәвешендә 164,9 млн сум акча алачак.

Акчалар төбәкнең сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыру чараларын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.

ТР Финанс министрлыгында хәбәр итүләренчә, финанслау дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләре медицина мәгълүмат системаларының төп федераль цифрлы платформалар белән өзлексез үзара бәйләнешен тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Алар арасында, мәсәлән, Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасы һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы бар.

Яңа трансфертлар хастаханәләр, иминият компанияләре һәм федераль сервис үзәкләре арасында мәгълүмат алмашуны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу исә республика халкы өчен медицина ярдәменең сыйфатын арттырачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев