2026 елда Татарстанда инвалидларны реабилитацияләүгә 52 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк
2026 елда Татарстанда инвалидларны, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да кертеп, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш гражданнарның җәмгыять тормышына тулы интеграциясен тәэмин итү өчен «уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында алып барыла.
Агымдагы елда комплекслы якын килү медицина, социаль, психологик, педагогик һәм һөнәри ярдәмне үз эченә ала. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру өчен 2026 елга бюджетта 52,9 млн сумнан артык акча каралган. Финанслау федераль һәм республика бюджетлары белән берлектә тәэмин ителгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев