2026 елда Татарстанда техосмотр кыйммәтләнәчәк
2026 елда Татарстанда техник карау бәясе артачак.
Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый актлары сайтында бастырылды.
Документ автомобильне ел саен тикшергән өчен түләү чикләрен билгели, ул узган ел белән чагыштырганда якынча 10% ка арткан. Хәзер җиңел автомобиль йөртүчеләргә 1202 сум, мотоцикл йөртүчеләргә — 422 сум, ә йөк машиналары һәм зур булмаган автобус йөртүчеләргә 2588 һәм 2058 сум түләргә туры киләчәк.
Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев